ТУЛКЫНЛАНУ ф. иск. Дулкынлану. Сизәм: хәзер чәчем тулкынлана. М.Җәлил Тулкынланып тору Бертуктаусыз, әледән-әле тулкынлану; әле, шушы мизгелдә тулкынлану. Һәрбер шау-шулы хәлләрне ярата торган Карлыгач-Сылу, --- җилкәсенә төшеп тулкынланып торган зур кара чәчләрен рәтли биреп, җегеттән вакыйганы хикәя кылдырды. Г.Ибраһимов. [Сахарада] тулкынланып торган куе үләннәр дә таба алмыйсың. X.Кәрим |