ТУЛГА’У I ф. 1) Әйләндерү, бөтерү, борып йөртү 2) Болгату 3) иск. Импровизацияләү, импровизацион әсәр иҗат итү Тулгап алу Тиз генә яисә бер кат тулгау Тулгап бетерү Тәмам тулгау Тулгап карау Булу-булмавын сынау өчен тулгау; бераз тулгау Тулгап тору Әле, шушы мизгелдә тулгау; бертуктаусыз, әледән-әле тулгау Тулгый башлау Тулгарга тотыну. Кайнап чыгу белән, борчак консервасын изеп, ботка тулгый башлады. М.Яһүдин |