ТУЛГАНУ ф. 1) Гел бер тирәдә әйләнү; арлы-бирле йөрү. Һади әйләнә, тулгана, мендәрен изеп бетерә, тик йокы һаман килми. А.Гыйләҗев. Алан уртасында бары каушавыннан җилкәсенә капчыгын сала алмый аптыраган бер карчык кына, елый-елый, әйберләре тирәсендә тулгана иде. А.Расих

2) күч. Чуалу, буталу, болгану. Билгеле, Камилне әйтәм әле, дөнья болгана, дөнья тулгана, дөнья иләнә башлау белән, кылчыклы башак кебек калкып килеп чыга ул үзе... М.Хәсәнов

3) күч. Күңелдә, фикердә һаман бер үк нәрсәгә кайту, искә төшерү. Ә зиһене эшләгәндә берни кыла алмый, уе гел бер тирәдә тулгана: дөрләп янучы йортлары, ачыргаланып кычкыра-кычкыра, ары-бире чабышкан халык һәм ул үзе. Ф.Хуҗин

Тулгана башлау Тулганырга тотыну. Аннары үтә диндарлык – наданлык билгесе дә ул, ягъни матди дөньядан аерылып, ниндидер күзгә күренмәгән җисми дөньяда тулгана башлау. М.Хәбибуллин. Күктәге болытларның әвәрә килеп тулгана башлавын да Сәвия әйбәткә юрый алмады. Г.Гыйльманов

Тулганып бетү Тәмам, бик нык тулгану. Ир балалар булса, кырмыска сыман кыбырсып, кырыкка борылып-тулганып бетәр иде... Замана сулышы

Тулганып йөрү Шактый вакыт тулгану. Урамнарда тулганып йөри торгач, ниндидер ишегалдына кереп туктыйлар. А.Тимергалин. Чәчәкләр сатыла торган рәтләрдә шактый тулганып йөргәннән соң, каз оясы кадәр кепка кигән кавказлыдан бер дистә алсу канәфер сатып алды. В.Имамов

Тулганып тору Әле, шушы мизгелдә тулгану; бертуктаусыз, әледән-әле тулгану. Бераз әйләнеп-тулганып торгач, Ямькиләләр подъездына кереп китте. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә