ТУЛГАНДЫРУ ф. Гел бер тирәдә әйләндерү; арлы-бирле йөртү. Археолог, табылма тикшергәндәй, эш коралын әйләндереп, тулгандырып бик озаклап өйрәнә дә төзәтә, ямый, сипли башлый. Т.Галиуллин. Су бер әйләндергән, бер тулгандырган үземне, язмышым тулаем язгы ташкын ихтыярында калган. Р.Мөхәммәдиев

Тулгандыра башлау Тулгандырырга тотыну. Тынгысыз адәм икән. Аркасы, җилкәсе гел уйнап тора, өстәлдәге карандашны кулына алып тәгәрәтә, әйләндерә, тулгандыра башлады. Т.Галиуллин

Тулгандырып карау Тулгандырырга тырышу

Тулгандырып бетерү Бик нык тулгандыру. Дөньяны әллә кайчан әйләндереп, тулгандырып бетерделәр. М.Галиев. Соңгы елларны бу тирәдәге авылларны бер кушып, бер аерып тулгандырып бетергәннәр. Татарстан яшьләре

Тулгандырып тору Әле, шушы мизгелдә тулгандыру; бертуктаусыз, әледән-әле тулгандыру. Чишмә талгын ут өстендә кайнап утыра сыман: төбендә нидер җанланып-җанланып ала, карасуланган яфрак кисәкләрен, ком бөртекләрен айкалдырып, тулгандырып тора. Л.Зөлкарнәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә