ТУЛГА’К ТОТУ ф. 1) Бала тапканда яки бала табар алдыннан, корсак, аналык мускуллары кискен авыртып киңәю-кыскару. Хәтер сукмаклары Камил белән беренче очраштырган борылышка китереп чыгаргач, Саимәне яңадан тулгак тота башлады. Г.Галиева. «Фәнисә әйткән иде аны, кызым бәбәйләгәндә, үземне дә тулгак тотты дип, мине дә тулгак тота бугай», – дип уйлады. Р.Хәбибуллина 2) күч. Нишләргә белмәү; арлы-бирле йөрү. Сырылма, «тотма тулгак» әйләнәмдә, кит, явыз дошман! Б.Рәхмәт |