ТУЛГАКЛА’У ф. Балага авыру, тулгак тоту. Чаршау артындагы ятакта Мәмдүдә килен тулгаклап ята иде. Р.Батулла. Тәүлеккә якын тулгаклап, зур газаплар белән, Бибигайшә малай китерде. Т.Мөбарәков Тулгаклап китү к. тулгаклый башлау. Синең кендегеңне дә үзем кистем, килен бакчада бәрәңге чыгарып йөргән җиреннән тулгаклап китте дә. Г.Якупова Тулгаклап тору Әле, шушы мизгелдә тулгаклау Тулгаклый башлау Тулгакларга тотыну |