ТУЛАЙ с. 1) Гомуми, барлык кешеләр яки барлык нәрсәләр өчен уртак. Шәкертләр, тулай ашханәгә төшеп, кайнар аш ашыйлар. К.Тинчурин. --- Галәветдин агай, --- Казанның икенче төзелеш тресты управляющие белән сөйләшеп, Фәләх белән Розаны шул трестның тулай торагына урнаштырды. В.Нуруллин

2) икът. Чыгым һәм чигерүләрне дә кертеп исәпләнелгән; барлык, бөтен; русчасы: валовой. Гомумән, балык продукцияләре крайда җитештерелә торган тулай продукциянең өчтән берен тәшкил итә. Р.Фәйзуллин. Аларны гаиләнең тулай кереме яшәү минимумының 130 – 150 процентыннан артмаган катлам вәкилләренә бирәләр. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә