ТУЛАЕМ рәв. 1. 1) Бөтенләй, тулысынча; тулы килеш, тулысы белән. Фәтхулла хәзрәт аңлавынча, дөнья күләмендә танылган астрофизиклар аның фикер сөрешендә һәм хисап нәтиҗәләрендә бернинди кимчелек тә тапмаганнар һәм фаразларын тулаем кабул иткәннәр. А.Тимергалин. Әмма язылган өлешен әлегә берәүнең дә тулаем укыганы юк. Р.Мөхәммәдиев

2) Барысын да, нибарысын, бөтенесен. [Бабай:] Мин моңа утын саттым. Үгезне, арбаны бирми. --- [Бай:] Тулаем алдым мин. Әкият

3) Бөтенләе, бөтен барлыгы белән, тулысынча. Куанганда, тулаем куанырга кирәк. Ярым-йорты хисләр нигә алар! А.Гыйләҗев. Ул сагыш шундый татлы, бәлкем, әле генә сине тулаем биләгән тойгылардан татлырактыр да, һәм, ахры, шуңа күрәдер сабый чактагы күз яше кебек ул бик тиз үтеп тә китә... Ф.Садриев. Кешелек үзенең бүгенге үсеш дәрәҗәсендә тулаем бер дингә күчәргә әзер түгел. Р.Сафин

2. с. мәгъ. Гомуми; тулы. Габдулла Тукайның күпкырлы --- иҗатына тулаем бер караш ташлаганда, күзне камаштырырлык һәм бер үк вакытта күп кенә каршылыклар да күрәсең ---. Ф.Хөсни

3. кер. сүз функ. Йомгаклап әйткәндә, гомуми нәтиҗә чыгарып әйткәндә. Тулаем, әсәр колхоз сәхнәләрендә куярлык һәм --- сыйнфый дошманга каршы уяулык тудыруда файдалы роль уйнаячак. М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә