ТУЛА и. 1. Өйдә сугылган тыгыз, калын, тупас постау. Кулымны сузып, янымдагы тула төргәген стена буена ук этәреп куйдым. Г.Бәширов. Киез итек, тула баса беләм. З.Зәйнуллин 2. с. мәгъ. Шундый постаудан эшләнгән яки тегелгән. Бу купшы егетләр, --- тула чикмәннәрен ташлап, өстләренә бишбилле җылтыр кара бишмәт киеп, --- кырык тиенлек бәйләм бүрекне маңгайга кырын салганнар. Г.Ибраһимов. Ул, чигәсен кашыган булып, тула эшләпәсен маңгаена ук төшереп куйды. В.Нуруллин |