ТУКЫНУ ф. кит. 1) Кул белән кагылу, тию. Кулларың белән тукына күрмә. Н.Исәнбәт 2) Намуска, вөжданга һ.б.ш.га нык тәэсир итү, бәрелү. Гади бер кычкырып утыру булган бу «җырлаулар» минем күңелемнең иң нечкә кылларына тукыналар иде. Г.Тукай. Тангатаровның исерекбаш белән бәйләнүе Акчулпановның намусына, дәрәҗәсенә тукынды. Г.Ибраһимов 3) күч. Буйсыну, баш ию. Читен тормыш, капиталга тукынма син. Г.Тукай Тукына башлау Тукынырга тотыну. Яралы исә кулын гына селекте һәм, Анна Сергеевнаның беләгеннән тотып, күкрәк турын учы белән ышкый-ышкый, тагы: – Миңа куркыныч, коткарыгыз! – дип ялынып тукына башлады. Х.Камалов Тукынып карау Тукынырга тырышу. «Син үз балаларыңа үзең дошман, үз балаларыңның хакын эчәсең, ничек оят түгел сиңа?» – дип, Рудный аның намусына тукынып карады. Х.Камалов |