ТУКЫМА и. 1) Тукылып ясалган материя. Шулчакта Равил белән миңа бүләк итеп ялтырап торган атлас тукыма да алып кайтты. В.Нуруллин. Әллә кайчан ук юнәтеп куйган чәчәкле тукымадан бәйрәм күлмәге тектерергә өлгермәвемә үкенеп бетә алмадым шул чакта. Ф.Садриев 2) биол. Организмда чыгышлары, төзелешләре, функцияләре белән охшаш булган үзара бәйләнешле күзәнәкләр системасы. Нерв тукымалары үлә. Г.Хөсәенов. Каты агуланганда, берничә сәгатьтән алып берничә тәүлек дәвамына сузылган мускул тукымалары авыртуы яки аяклар параличы күзәтелә. Агулы үсемлекләр 3) күч. кит. Иҗади әсәрнең асылы; иҗади әсәрне тәшкил иткән элементлар, әсәрнең нигезе. Пьесаның төп материал һәм тукымасында --- кызыклы детальләр [бар]. Н.Исәнбәт. Романның төп сюжет тукымасы. Әсәрнең тел тукымасы. Балетның музыкаль тукымасы |