ТУКЫЛУ I ф.1) төш. юн. к. туку I. Әрмән сатучысы күзнең явын алырлык ачык куе ал, кызыл җепләрдән тукылган бай келәм бүләк итте. Н.Фәттах. Ак дөя йоныннан тукылган киезләрдән корылган иркен тирмә эченә узгач, Сәет ишек төбендә үк кинәт тораташтай катып калды. В.Имамов

2) күч. Бер-берсе белән бәйле булу. Шәхсилек белән гражданлык, бербөтен булып, бер-берсенә тукылып килә. Н.Нәҗми. Надиров болай ди: «Өч халыкның фольклорына хас аерым билгеләрнең органик рәвештә үрелеп, тукылып бирелүен күрәбез». И.Низамов

Тукылып бетү Тәмам, барысы да тукылу

Тукылып кую Алдан тукылу

Тукылып тору Бертуктаусыз, әледән-әле тукылу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә