ТУКЫЛДА’У ф. Каты нәрсәгә икенче әйбер белән берничә тапкыр сугып тук-тук иткән тавыш чыгару. Шулай да үҗәт кош эшен ташламады, һаман тук-тук тукылдатуын белде. К.Тәхау. Бер колагымда аның тавышы чыңлый, икенчесендә поезд тәгәрмәчләре тукылдый ---. Р.Габделхакова

Тукылдап алу Аз гына тукылдау. Әти бармаклары белән верстагында тукылдап алды ---. Г.Бәширов

Тукылдап кую Бер тапкыр яки кисәк-кисәк тукылдау. Менә поезд тәгәрмәчләре рельсларны саный: җай гына тәгәрәп бара-бара да рельс ялгамаларында дәррәү генә тукылдап куя ---. Т.Нурмөхәммәтов

Тукылдап тору Әле, шушы мизгелдә тукылдау; бертуктаусыз, әледән-әле тукылдау

Тукылдый башлау Тукылдарга тотыну. Аннары кайдадыр күзгә күренмәгән тукран тукылдый башлый. Г.Әпсәләмов. Турыдан-туры егеткә чүкеч тоттыруы уңайсыз иде, Мәрьям апа, урындыкка басып, үзе тукылдый башлады. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә