ТУКЫЛДАТУ ф. Берәр каты әйбергә тук-тук иттереп еш-еш сугу, бәрү; тук-тук иткән тавыш чыгару. Староста, авыз эченнән сүгенеп, озын таягы белән аяк астын тукылдатты. Г.Бәширов. Һәр көнне өй тирәсендә нидер эшләгән, тукылдаткан, юнган, яңа йорт салырга әзерлек алып барган әтисе, ул кичне барысын да ташлап, Сәлим бай янына китеп барган. Ф.Бәйрәмова

Тукылдата башлау Тукылдатырга тотыну. Габделхәй, кузгалып китмәкче булып, аягын гына кузгаткан иде, тукран тагын тукылдата башлады. Н.Фәттах. Әллә бар мин аңа, әллә юк, озын томшыгы белән тук та тук тукылдата да башлады агачны. Ф.Шәфигуллин

Тукылдата тору Бернәрсәгә карамыйча, тукылдатуны дәвам итү

Тукылдатып алу Бераз яки бер тапкыр тукылдату. Кайдадыр ялгыз тукран гына тук-тук-тук итеп агач тукылдатып ала. А.Вергазов. Якында гына бер поши юлны аркылы үтте, --- корыган агачны тукран тукылдатып алды ---. Ф.Зыятдинов

Тукылдатып кую Бер тапкыр яки рәттән берничә тапкыр тукылдату. – Һай! – дип, таягын тукылдатып куя. Г.Бәширов. Аннары кош тәрәзә төбенә очып төште дә томшыгы белән өлгегә берничә тапкыр тукылдатып куйды. Кызыл таң

Тукылдатып тору Әле, шушы мизгелдә тукылдату; бертуктаусыз, әледән-әле тукылдату. Мәдьяр, сүзенә ышанып җитмәүләренә үпкәләгән сыман, читкә борылып, таягы белән бераз җирне тукылдатып торды. Г.Бәширов. --- Миңнулланың бәхетенә, шул тирәдә генә бер тукранның бик кызып тукылдатып торган чагы туры килде. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә