ТУКУЧЫЛЫК и. Туку кәсебе, туку тармагы. «Кылыч» сүзе тора-бара тукучылык коралын – туку калагын һәм шул калак функциясен үтәгән --- җайланманы да белдерә башлаган. Р.Әхмәтьянов. Казан ханлыгы чорында да тукучылык әһәмиятле урын тоткан. З.Садыйкова