ТУКУЧЫ и. Туку станында яки махсус станокта тукыма сугучы. --- Анаңа сөлге-тастымал тукучы иң маһир кызлар күченүчеләр берлән китеп бардылар. М.Галәү. Миннән алда сөйләгән нефтьче иптәш ничә мең метр җир бораулавын әйтте, --- тукучыбыз тукымаларның озынлыгын миллионнар белән санады. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә