ТУКУ II ф. 1) Берәр нәрсәгә еш-еш суккалау, шакылдату, бәрү. [Балалар] өстәл, урындыкларны аударып, аларны йодрыклары белән тукыйлар. Ф.Бурнаш. Ике шәһәр арасында поезд чаба. Шүре сыман сәфәр тукып бара: тук-тук-тук! Ш.Галиев 2) Чуку. Кортлар, агач кәүсәсенә таралып, урман корткычлары булып китә, кошлар җәмгыяте бу исемсез кошка, агач кәүсәсен томшыгы белән тукып, кортларны чүпләргә куша. Р.Батулла. Кәккүк саный, былбыл сайрый – бертын тыңлап бак. Тукран тукый, саесканы – сикертмәләре. Җырлап тора, чырлап тора чикерткәләре. М.Мирза 3) күч. Бер үк нәрсә турында кат-кат әйтү; гел искә төшереп тору. Чукраклыкның да зыяны юк: барыбер ул кеше сүзен ишетми, үзенекен генә тукый. Ф.Яруллин. Бер нәрсәне дә әрәм-шәрәм итмә, сакчыл бул, дип, гел колагыма тукып үстерде. Ә.Хәсәнов Тукый башлау Тукырга тотыну. Язуны ташларга, төзелешкә чыгып эшләргә кирәклеген тукый башлаган атасына, Мәҗнүн, акча өчен түгел, күңел өчен язганын --- аңлатып караса да, тегесе барыбер үз сүзендә торды ---. Х.Ибраһим. Михаилның кем икәнен белгәч, ул үзенекен тукый башлаячак. М.Кәбиров Тукый бирү Бернәрсәгә карамыйча тукуны дәвам итү. Ләкин Гасимә һаман үзенекен тукый бирде ---. В.Нуруллин. Тик Рәмзиянең мондый үртәүләргә исе китми, үзенекен тукый бирә. Ф.Яруллин Тукый килү к. тукып килү. Фролов һаман аңа тукый килә: «Замполит, без һәрбер эштә дә икебез бер сүздә булырга тиеш», – дип кенә тора. Х.Камалов. Миңа соңыннан әтием-әнием дә, өлкән кешеләр дә: «Һәр ялтыраган алтын түгел», – дип, колагыма тукый килделәр. Т.Нурмөхәммәтов Тукый тору к. тукый бирү. Артыннан бер адым да калмасам калмадым, мин дә үземнекен тукый тордым. Ф.Яхин. Капитан, карчыкны бүлдереп, нидер әйтмәкче булып, урыныннан сикереп торды, ләкин карчык аңа авыз ачарга ирек бирмәде, һаман саен үзенекен тукый торды ---. И.Диндаров Тукып алу Бераз туку. Күршеләргә керер алдыннан, Сөмбеләгә нәсыйхәт тукып алдылар: Кызым, Идрис алдында турсаеп утырма, авылдан боегып китмәсен». К.Кәримов Тукып карау Нәтиҗәне алдан белү өчен туку; бераз туку Тукып килү Күптәннән, әллә кайчаннан бирле туку. Баланың тамагын кайгыртма, акылын кайгырт дип, гел тукып килдем бит. Х.Камалов. Башта, Караболак радиациядән зарар күрмәгән дип, еллар буе тукып килделәр, инде андый документны тапкач, яңа белешмә сорый башладылар. Ф.Бәйрәмова Тукып тору Бертуктаусыз, әледән-әле туку; әле, шушы мизгелдә туку. Шәкерт абыйлары, әлеге хәрефләр сезгә китапларның могҗизалы серен, көчен ачарга, дөньяны танып белергә ярдәм итәрләр дип, әледән-әле тукып тора. М.Хәсәнов. «Барысы да сезнең өчен бит», – дип тукып торырга ярата иде. Г.Галиева Тукып утыру Шактый озак вакыт туку. Башкалар ничек кенә сөйли башласалар да, дөрес түгел дип, һаман үзенекен тукып утырды. Татарстан яшьләре |