ТУКУ I ф. 1) Аркылы һәм буй җепләрне бик тыгызлап сугып тукыма ясау. – Мин тукыган паласларны патша йортына илтеп сатсагыз, минем башка эшләремнән алган файдадан йөзләтә артык файда алырсыз, – ди моңа патша малае. Әкият. Элгәре замана булса, чүпләм сөлге дә тукып бирер идем үзеңә... Л.Зөлкарнәй 2) Буй-буй озынча юкә, каеш һ.б.ш. тасмалардан берәр әйбер ясау. Миңлегали ут яга, Пәтрәй чабата тукый, Шәйхи бабай бүрек ямый. К.Тинчурин. Галимулла бабасы аңа чабаталарны вак атламлы, солдатлар кебек тигез рәтле итеп тукый. А.Хәлим 3) күч. Тудыру, барлыкка китерү, иҗат итү. Сөйли күк Мәрьям апайның, яратып ничек эшен, Тырышып бәхет тукуын Киләчәк көннәр өчен. Ә.Исхак. Композитор аларны бер бөтен әсәр итеп тукый. Җ.Фәйзи Тукый башлау Тукырга тотыну. Инде Гөлчәһрә оча торган келәмнәр тукый башлагач, зәмзәм суы сатучыларның эшләре хөртиләнгән. Р.Батулла Тукый бирү Бернәрсәгә карамастан тукуны дәвам итү Тукып алу Бераз туку Тукып бетерү Тукуны тәмамлау. Бер ай булды дигәндә, бер бик әйбәт палас тукып бетерә. Әкият. Мин инде, бер пар чабата тукып бетереп, бирегә җәяү килергә өлгердем. Т.Гыйззәт Тукып карау Сынау өчен туку; бераз туку. Чабата тукып караган кеше белә инде безнең эштә күпме акча төшерәсен... М.Галәү. Шуннан келәм тукып карарга булдык. Кызыл таң Тукып кую Тукылган хәлгә китерү, алдан туку Тукып тору Бертуктаусыз, әледән-әле туку; әле, сөйләү моментында туку |