ТУ’К-ТУК иярт. 1. Агач, таш кебек нәрсәләргә кат-кат бәргәндә чыккан кыска, өзек-өзек саңгырау тавышны белдерә. Тукран агачларны үлемнән саклый! Тук-тук. Тормыш, яшәү авазы! Ш.Галиев. Чүкеч бертуктаусыз «тук-тук» диде, ә өтерге «сук, сук» диде. Ф.Яруллин 2. рәв. мәгъ. Шундый тавыш чыгарып. Аннан тук-тук чапкан балта тавышы дулкын-дулкын булып урман түренә йөгерә-йөгерә дә кинәт тына – каен ыңгырашып ава. Ә.Еники. Әгәр җәйге аяк киеме белән тук-тук басып, коридор буйлап атласа, кызлар, аның килүен ишетеп, сүзләрен туктаткан булыр иде. З.Мурсиев |