ТУКТАУСЫЗ рәв. 1. Берөзлексез, туктамыйча, тоташтан. Тәрәзә пыяласы туктаусыз зыңгылдап тора. М.Галиев. Утардагы атлар картның туктаусыз буылып ютәлләвенә, әледән-әле үзалдына сөйләвенә дә күнеккәннәр инде. В.Имамов

2. с. мәгъ. 1) Берөзлексез дәвам иткән, туктамый торган

2) Даими янаган, йөреш ясаудан үзгәрми торган. Ул вакыт каралар, туктаусыз шах биреп, уенны тигез исәп белән тәмамлый алырлар иде. Р.Нәҗметдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә