ТУКТА’У ф. 1. 1) Хәрәкәтне өзү, бүлү, бетерү, хәрәкәтсез калу. Олы урамнан җиңел генә юыртып килгән бер атлы аларга җитәрәк читкәрәк чыкты да кинәт туктады. М.Хәсәнов. Без палаткалар корып урнашкан түгәрәк аланга җитәргә ике-өч йөз метрлар кала, Зөлфия шып туктады. А.Хәсәнов 2) Берәр төрле эшне эшләүдән, башкарудан тукталу, үз-үзен тыю, чикләнү. Мәрдәншә агай, үзенең бер гаепсез кешеләр алдында кызып китүенә уңайсызланган шикелле, шундук Инсафны сүгүдән туктады. Н.Фәттах. Гаҗәп, сабый читкә тартылмады, елавыннан туктап, Зәйтүнәнең муен мәрҗәнен тотып- тотып карый башлады. Г.Галиева 3) Эшне, шөгыльне вакытлыча өзү, бүлү. Бия ашавыннан туктады. Г.Бәширов. – Яратам әсәрләрдәге гыйбарәләрне, – диде Гөлмирә, язуыннан туктап ---. Р.Кәрами 4) Хәрәкәт, үсеш, агыш, авыру һ.б.ш. өзелү, бетү, дәвам итмәү, басылу. Яңгыр туктагач та, кешеләр, куанышып, өйләренә ашыктылар, учакларын тергезеп җибәрделәр. Н.Фәттах. Аның машинада барганда үтереп сызлаган тәне Әлфред күтәреп алуга авыртудан туктады. Ф.Яруллин 5) Нинди дә булса басма чыкмый, нәшер ителми башлау. Хәзер Һади шигырь язмый, ул гадәтне ташлаган. Ахры, газета туктагач, Илһам килми башлаган. М.Җәлил. Татар өчен газиз «Казан», «Татарстан» исемнәрендәге милли журналлар чыгудан туктады. Р.Фәйзуллин 6) Чит җиргә килгәч, вакытлыча берәр урынга яки берәр кешегә торырга, ял итәргә, кунарга керү; төшү. --- Казанга бардым, үзәк мәйданда күтәрелгән мәһабәт «Татарстан» кунакханәсендә туктадым. С.Сабиров. Рәхимшаның танышына туктадылар. Р.Газиз 7) Сөйләгәндә, берәр нәрсәне тикшергәндә, тасвирлаганда, аның кайсы да булса өлешенә игътибарны юнәлтү, басым ясау. Мин бу дауның үткән тарихына, бездән алда булган чорына туктап тормыйм. Һ.Такташ 8) Боерык фигыль формасында янау, куркыту, кисәтү төсмерен белдереп килә. – Безнең капкага билге ясап йөрүче менә кем икән. Тукта әле, мин сине акылга утыртыйм, – дип уйлады Мәрҗәнә ---. Әкият. Тукта, күрсәтер әле ул аңа үзенең кулларын! Ә.Еники 9) Боерык фигыль формасында нинди дә булса эш яки хәрәкәт вакытында аны кинәт акрынайту яки бөтенләй өзүне таләп итүне белдереп килә. – Тукта, ул бит кешегә бирәсе акча! – дип кычкыра Альфред һәм аның артыннан ташлана. Ф.Садриев. Урман авызындагы ваграк агачларга җиттем дигәндә генә: «Тукта, атам!» – дигән катгый боерык яңгырады. Ә.Әминев 10) Боерык фигыль формасында булган җирдән китмәүне, шул урында калуны таләп итүне белдереп килә. – Тукта инде, юләр, – дип, хатыны, итәгеннән тартып, урынына утыртты. Р.Вәлиев. Тукта, Гөлназ, бер генә минутка тукта әле! И.Нәбиуллина 11) Боерык фигыль формасында берәр нәрсә эшләүне ташларга, ни дә булса эшләүдән баш тартырга өндәп әйтүне белдереп килә. – Тукта, сиңа гына димәгән, җитәр! – дигән булып --- тагын берсе кочаклап сәкегә аударды да кайнар иреннәре белән үбәргә тотынды. Г.Бәширов. – Тукта, үтерәсең бит малайны! – диде ул, табагачы белән кизәнеп. В.Нуруллин 12) Боерык фигыль формасында ашыкмаска, сабыр итәргә өндәп әйтүне белдереп килә. – Туктагыз, тукта, ашыкмагыз, – диде зәңгәр танау, – моннан тагын бер-ике ярты алыйк, вагонда аларны кагарбыз ---. Ф.Яруллин. Телевизорны сүндерергә үрелгән Хәмидулланы Биктимер тыйды: – Тукта, сабыр ит, карыйк әле. Д.Бүләков 13) күч. к. тукталу (12 мәгъ.) 2. тукта, туктале, тукта әле ы. функ. 1) Берәр нәрсә искә төшкәндә, берәр яңа уй-фикер туганда, шул фикер белән эш итәргә уйланганда әйтелә. Тукта әле, безгә җыенга килүендә шул егет турында нидер сөйләде түгелме соң әби... Г.Галиева. Тукта, килешенә суыткычтан яраткан пепси-коласын алып куйыйм әле. Н.Гыйматдинова 2) Гаҗәпләнүне яки берәр нәрсәдән ризасызлыкны белдерә. Җаббар икәнен тануга, күңеленнән: «Тукта әле, бу аның сыеры ич. Нигә китерде икән ул аны?» – дигән уй узды. Н.Хәсәнов. Тукта, тукта, ул бит әнисе белән дә очрашырга теләми. Ф.Садриев Туктап алу Кыска вакытка гына туктау. Дөнья Кәшфине байтак туздырды. Күрәсең, аз гына туктап алырга, капремонт ясарга кирәктер. М.Мәһдиев. Юлда бик матур урман аланына җиткәч, син: – Карагыз әле, нинди шәп алан, әллә бераз туктап алабызмы? – дидең. Ф.Яруллин Туктап калу к. туктап кую. Флүр Сәхәбиевич, кызны көчле кулларында тоткан хәлдә, бүлмә уртасында туктап калды. Р.Кәрами. Кайчы асылган гер өстәлгә төшеп терәлә дә, вакытны керт-керт кискәләгән сәгать теле туктап кала. М.Галиев Туктап китү Юл уңаеннан туктау, тукталыш ясау. Нигъмәтинең түбәндәге сүзләре бирелә: «Безнең юл»ның биш елы тулганда, каләм гаскәренең матур әдәбият армиясенә бераз туктап китсәк, урынсыз булмас. Һ.Такташ. Киткәндә генә, Казанга туктап китәргә мөмкинлек бирәчәкләр бугай. М.Җәлил Туктап кую Кинәт, кисәк туктау. Җитмәсә, йөрәк тигез типми: бер-икене тибеп ала да китә дулап, китә дулап, бераздан туктап куя, аннары яңадан аралаш тибә башлый. Ф.Тарханова. Ләкин ике-өч минут үткәч, мотоциклның моторы да туктап куйды. И.Хуҗин Туктап тору Туктаган хәлдә булу; вакытлыча туктау. Кызлар туктап торган арада, без, егет булып килүчеләр, алар белән уйнап алдык ---. Г.Бәширов. Азан әйткәндә, чишмәләрнең дә агудан туктап торуы хак икән. А.Хәлим Туктап узу к. туктап китү. Казанга, Башкортстанда туктап узып, шушы максатта барлыкка килгән яңа оешманың «бикәсе», Төркия вәкиле Шинәл Бал килде. Татарстан яшьләре Туктап үтү к. туктап китү. Башкорт журналистлары төркеме, Эстониядән, Салават Юлаев тоткынлыкта газап чиккән урыннардан әйләнеп кайтышлый, кабат Казанда һәм Минзәләдә туктап үтәчәкләр. Татарстан яшьләре Туктый бару Акрынлап туктау. Монда керәшен татарларын да күздә тотсак, русның беренче карашка специфик реалия исемнәре булып тоелган күп кенә сүзләре реалия исемнәре булудан туктый бара. Р.Йосыпов Туктый башлау Туктарга тотыну. Арттан килгән атның туктый башлавы булды, аны төрле яктан йөгерешеп килгән әбиләр, җиңгиләр сарып алды. Г.Бәширов. Арттан килүчеләр дә, алдагыларга якынлашып, шулай ук туктый башладылар. Н.Фәттах |