ТУКТАТУ ф. йөкл. юн. к. туктау (1 – 3 мәгъ.). Ярый, Гыйшкыя, бу турыда сүзне туктатыйк, беркая да китмисең, вәссәлам. Ф.Яруллин. Кызыл Армия Мамадыш белән Малмыж арасында, Нократның бирге ягында ныгытмалар корып, дошманны туктатырга әзерләнде. Р.Мөхәммәдиев Туктата башлау Туктатырга тотыну. Әни дә, минем арттан калмаска тырышса да, арыды, мине еш-еш: «Кызуланма! Кызуланма!» – дип туктата башлады. Г.Исхакый Туктатып алу к. туктатып тору. Әби беразга гына өстәл өстендәге матур итеп төрелгән зур төргәккә карашын туктатып алды. Д.Бүләков Туктатып карау Туктатырга тырышу. Менә хәзер уянды, ерылган буаны туктатып кара, ташкынны кире буып кара! Т.Гарипова. Кырт, кисәк кенә тукталу ай-һай авыр, туктатып кара таудан түбән бар шәпкә тәгәрәгән ташны. К.Кара Туктатып кую Тиз генә яки алдан туктату. – Алай дип әйтеп булмый... – диде Рәфис һәм, телен йоткан сыман, башлаган сүзен туктатып куйды. И.Хуҗин. Андый чакта тәҗрибәле эшчеләр станокларын туктатып куялар да шунда утырып кына бераз ял итеп алалар. Р.Фәизов Туктатып тору Берникадәр вакытка, вакытлыча туктату. Үзәк вакытлыча барлык өйрәнүләрне туктатып торырга куша. Г.Әпсәләмов. Әни, әйдә, җитди сүзләрне туктатып торыйк әле. М.Маликова |