ТУКТА’МАСТАН рәв. 1) Туктаусыз, бер дә туктамыйча, өзлексез. Менә унике ел инде минем башым көнен-төнен бер генә минут туктамастан чыңлап, шаулап тора. Г.Бәширов. Шул көннән алып өч ай буе туктамастан сорау алулар, кыйнаулар, типкәләүләр, мәсхәрәләүләр китте. З.Зәйнуллин

2) Туктарга өлгергәнче, туктап җиткәнче, туктамас борын. Атлар туктамастан арбадан сикереп төшеп, Айгөл атасына каршы йөгерде. И.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә