ТУКТАЛЫШСЫЗ с. 1. Тукталышлары булмаган. Юк, миңа андый тукталышсыз ерак сәфәр кирәк түгел. Р.Вәлиев

2. рәв. мәгъ. Туктамастан, туктамыйча. Рак тантана итте, рак Фәкилә апаны бернинди тукталышсыз үлемгә табан сөйрәде. Г.Рәхим. Тик нәкъ менә шул минутта трамвай, тизлеген арттыра барып, инде бернинди тукталышсыз, караңгылыкка очты. Т.Кәримов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә