ТУКТАЛЫШ и. 1) Эш-хәрәкәттән вакытлыча бүленеп, тукталып тору; тикторыш. Тукталыштан абзый шул чакта туеп, Киmme юлдан, кулларын артка куеп. Г.Тукай. Куян эзе Яке елгасына төшеп китте, куян тукталыш ясаган, арт аякларына басып, тирә-юньгә күз салган. Р.Газиз 2) Сөйләмне вакытлыча бүлү, өзү; пауза. Сәет шунда тыны кысылган кешедәй тукталыш ясады һәм, тавыш тембрын үзгәртеп, дөресе, кырыслык өстәп сорап куйды: – Мин нишләргә тиеш? Т.Галиуллин. – Әйтсәм әйтим инде, җәмәгать, минем Гөләемне тәү мәртәбә күрүем дә әнә шул төштә күрү шикеллерәк булды, – дип әйтеп, Билал мәгънәле генә бер тукталыш ясап, аннары ары таба сөйләп китәргә уйлап тора иде ---. М.Вәлиев 3) Билгеле маршрут белән йөри торган транспортның туктап тору урыны; транспорттан төшү яки аңа yтыру урыны. Трамвай тукталышына җитәрәк, Кифая Зәйтүнәне чакырып алды. М.Маликова. Урамда караңгы эленгәндә, егетләр, Камил белән Дилбәр яшәгән йорттан чыгып, тукталышка таба атладылар. Н.Хәсәнов 4) сөйл. Шул урыннар арасындагы юл озынлыгы. Светкаларга барып кайтырга микән? Ерак түгел бит, ике генә тукталыш. Л.Ихсанова. Бибисара ишеткән иде: озын тукталышларда башкисәрләр «челноклар»ны капшый икән. Н.Гыйматдинова 5) Кая да булса барганда, сәяхәт иткәндә (куну, ял итү һ.б.ш. максатлар белән), юл уңаендагы берәр ypында вакытлыча тоткарлану. Ике йөз чакрым араны без дүрт тукталыш ясап йөздек, ягъни дүрт җирдә тукталып, кунып-төнеп ятып, палатка-тирмәләр корып, казан асып. Р.Фәйзуллин. Зуррак шәһәрләрдә озаграк, ә кечерәк торак пунктларда кыска вакытлы тукталышлар ясап барса да, безнең эшелон күз бәйләнгәндә инде Пенза вокзалында иде. Ф.Хуҗин |