ТУКТАЛУ ф. 1) Барган җирдән хәрәкәтне вакытлыча өзү; хәрәкәтсез калу. Ике юл чатына килеп җиткәч тукталып калдым. Н.Хәсәнов. Бер мәлгә тукталып, башын да күтәрмичә өйалды баскычын юучы хатынына озак кына карап торды ул. А.Мансуров 2) Эштән вакытлыча бүленү, туктау. Эшчеләр [эш ташлады], фабрикалар, тегермәннәр тукталды. Ш.Мөхәммәдев. Кибетнең түбәсе ябылган, тәрәзәләре куелган, шуннан соң эш тукталган. Ф.Садриев 3) Үз эшен, шөгылен вакытлыча өзеп тору, бүлү. Беркөнне егетләр, металл коюдан тукталып, ял итәргә утырганнар иде. Н.Хәсәнов. Пәттери гармунда уйный-уйный да тукталып бер сүз әйтә ---. Ф.Җамалетдинова 4) Чыкмый башлау, ябылу (вакытлы матбугат тур.). «Фикер», Уклар» һәм «Әлгасрелҗәдит» журналлары тукталганын ишеткәч, Сәйдәш бабай шатлыгыннан --- ура кычкырган. Ш.Мөхәммәдев. Газета тукталгач, Х.Ямашев, Тукайдан ике генә ай элек, Казанга әйләнеп кайта. И.Нуруллин 5) Берәр эштән яки хәрәкәтләнүдән үз-үзен тыеп калу. Килгән шәпкә атлап үтим дисәм, аяклар тотлыгып калды. «Ярамый!» дигән сизенүгә сәерсенеп, шып тукталдым. Ш.Галиев. Фашистларның Көнчыгыш Пруссия группировкасы тар-мар ителүгә күп калмады, һәм алар, үзләре беткәндә, бернәрсә алдында да тукталып калмаячаклар. Ф.Хуҗин 6) Өзелү, тыну, тәмамлану, бетү, дәвам итмәү (хәрәкәт, үсеш, агым һ.б.ш. тур.). Шундый зур куанычтан кинәт йөрәгем тукталгандай булды. Н.Фәттах. --- «Масра бабай килгән» дигән хәбәр --- таралган көнне урамда уеннар туктала ---. М.Мәһдиев 7) Берәр урында тоткарлану, тукталыш, тыныш ясау (эш-хәрәкәт тур.). Мишә буенда тукталып, Черчилльне тугарып, берәр сәгать ашатып-эчереп, ял иттереп алырга булдык. В.Нуруллин. Сергеевның Чаллыда тукталып торырга исәбе юк иде, күрәсең. В.Имамов 8) Берәр урынга, берәр кешегә вакытлыча торырга, кунарга, ял итеп, ашап-эчеп чыгарга керү. – Алданрак килеп төшүебез өчен гаеп итмәсеннәр дип, Хатирә, сезгә тукталдык инде, – диде ул. Г.Әпсәләмов. Колхоз аларны бушлай ашата, алар тукталган фатир хуҗаларына шулай ук колхоздан хезмәт көне язып барыла иде. В.Нуруллин // Үзенең юлын, сәяхәтен берәр төрле эш, сәбәп белән теге яки бу урында өзү, тоткарлау. Узып барышлый (документлар алыр өчен) Мәскәүдә тукталдым. Г.Кутуй. Анкарада бер кичкә тукталдым. Монда минем җәйге сәяхәтемдә танышкан дин укытучысы Али бәй Татар, профессорлар Гайсә белән Фатыйма ханым --- кебек дусларым бар. Р.Батулла 9) Караш, игътибар, фикер һ.б.ш.ны берәр җанлы-җансыз нәрсәгә юнәлдерү. Аның уйлары, ерак-еракларга китеп, яңадан шушы авыр, хәсрәтле чынбарлыкка кайтып төшәләр, ул инде йөз, мең тапкыр кабатланган бер фикергә туктала иде ---. Г.Әпсәләмов. Газета-журналлар актарып утырганда, күзе бер игъланга тукталды. И.Нәбиуллина 10) Сөйләгәндә, нәрсәне дә булса тикшергәндә, тасвирлаганда, игътибарны билгеле бер нәрсәгә юнәлтү, басым ясап узу. Кече һәм урта яшьтәге мәктәп балаларына атап язылган тагын бер әсәргә тукталып китим. Р.Батулла. Аннары хәл-әхвәл белеште, гадәтенчә, күңелгә ятышлы итеп кенә кеткелдәп алды, төп йомышка тукталды. Ф.Баттал 11) күч. Җанлы-җансыз нәрсәләр арасыннан берәрсен сайлап алу. Күңелдән байтак сайлап баргач, ул ике украин егетенә тукталды. И.Гази 12) күч. Теге яки бу карарга, фикергә килү Туктала башлау Тукталырга тотыну. Ул арада берәм-берәм комбайнчылар да әбәткә туктала башлады. Г.Бәширов. Шәһәрдә Зөфәрне белүчеләр күп, я берәрсе очрап, янында туктала башлар. Ә.Еники Туктала бирү Тукталуын дәвам итү. Зөфәр, туктала биреп, Рәшидәне алгарак уздырды. Ә.Еники. Малай, йөгергән җиреннән туктала биреп, очкан кепканы тотмакчы булды. З.Зәйнуллин Туктала төшү Бераз тукталу. Боларга каршы, яшь айгырны уйнатып, кулына озын корык тоткан бер казакъ килә иде. Җитәр-җитмәс туктала төшеп, сәлам бирде. Г.Ибраһимов. – Менә, Мирсәет абый, кайтып та җиттек, – диде Фатыйма, туктала төшеп, һәм икенче каттагы ут алынган ялгыз тәрәзәгә ымлады. Р.Мөхәммәдиев Тукталып алу Кыска гына вакытка тукталу. Баш табиб түр почмакта тезен чәнчеп утырган чандыр карт янында тукталып алды. М.Маликова. Ниндидер бер тавыш чыңлап тора. Тукталып ала да тагын сузып-сузып кычкырта. Г.Гыйльманов Тукталып калу Кинәт тукталу. Кораб уңга-сулга селкенгәләп тора да тукталып кала. Әкият. Тигез юлдан чабып барганда, кинәт, упкын буена килеп чыккандай, шып тукталып калдым. В.Нуруллин Тукталып китү Эш яки сүз барышында тукталу. Килен төшү вакыйгасына әз генә булса да тукталып китмәсәм, хикәям тулы булмас кебек. Ф.Яруллин. Шуның өчен дә бу мәкаләдә мин әнә шул язмаларга җентекләбрәк тукталып китүне максат итеп куйдым. И.Газиев Тукталып тору Вакытлыча тукталу; хәзергә тукталу. Бик аз гына тукталып торды, аннары, тәвәккәлләп, капкадан эчкәре атлады. Ә.Еники. Кояш яктысында балкып яткан киң аланда күңелле шау-шу әз генә дә тукталып тормады. Н.Фәттах Тукталып узу к. тукталып китү. Совхоз үзәгендәге культура йортына кайткач, Арсланов яңа сортлар белән эшләү тәҗрибәсенә дә киң тукталып узды. Ф.Садриев. Бикчуринның «Табылдык» хикәясенә дә тукталып узасы килә. Р.Миңнуллин Тукталып үтү к. тукталып китү. Каргалы халкының зыялы катлавыннан чыккан, татар дөньясында күренекле эз калдырган шәхесләр дә шактый. Шуларның берничәсенә генә тукталып үтик. М.Маликова. Шәхси үсеш юлы турында күпмедер сүз булды инде, җәмгыятьнекенә дә тукталып үтик. Р.Сафин |