ТУКСАН сан Тугыз дистәдән гыйбарәт сан; шул санны, аның микъдарын, цифрын белдергән атама. Шулвакыт патшаның чәч-сакал кыручысы – туксан яшьлек бер карт – падишаһның аяк астына ташлана ---. Әкият. Казан безгә ерак түгел, нибары туксан километр гына. В.Нуруллин ◊ Туксан алтынчы пробалы 1) Югары сыйфатлы. Сез – туксан алтынчы пробалы адәми зат – аның урынында булсагыз, утыз ел буе артыгыздан калмый үкчәгезгә басып йөргән шушындый гүзәл хатыннан баш тартыр идегезме? Д.Салихов; 2) Чит сыйфатлар кушылмаган, саф. Туксан тугыз 1) Бик күп. Көтә-көтә көтек була язгач, көннәрдән бер көнне --- башына туксан тугыз маймыл рәсеме төшкән кепка кигән бер бәндә килеп керде боларга. Ф.Яруллин. Туксан тугыз мәртәбә комплимент әйтсәләр, йөзенчесендә ул хатын-кыз хыянәт итми тыелып кала алмаска мөмкин. М.Галиев; 2) кимс. к. туксан тугызлы. Туксан тугыз ата баласы Берәр җирдә тупланган балаларның төрле булуы турында. Минем дачада гел йолкыш вак-төяк бала-чага. Туксан тугыз ата баласы. Детдом дигән нәрсәләрен җәй көне шунда күчерәләр. Ш.Камал. Туксан тугызлы кимс. Җиңел акыллы, юләр сыман. Кырда ялгыз йөргәнлектән, авыл балалары арасында Шәйдулланы туксан тугызлы дип исәпләүчеләр дә байтак иде. М.Мәһдиев |