ТУКРАН и. зоол. Тукранкошлар семьялыгыннан үткен, озын томшыгы белән агачның кабыгын тишеп, үзагачтагы кортларны чүпләп туклана торган урман кошы. Дөньяда тукраннар бик күп: чуар тукран, ак аркалы, яшел, кара, чал тукран һәм башкалар. К.Тәхау. 1933 елларда исә әле анда тилгәннәр, урман тавыклары, төлке, куян, бүре, ябалаклар, күке, тукран һ.б. җан ияләре тулып ята иде. М.Мәһдиев ◊ Тукран тәүбәсе Гел бозыла торган тәүбә; әйткән сүздә тормау, вәгъдәсезлек. Эчмим дип сүз бирде, сүзе тукран тәүбәсе булып чыкты. Х.Камалов. Биргән вәгъдәләре дә тукран тәүбәсе генә булмас, Гүзәлия ханым яши торган йорттагы кешеләр дә, балалар бакчасындагы сабыйлар да суга башка тилмермәсләр, дигән өметтә каласы килә. Л.Локманова |