ТУКМА’У ф. сөйл. 1) к. тукмаклау (1 мәгъ.). Кызлар киндер тукмаганны безнең китап бик мактый. Г.Камал. [Гөлбану] киндер сукты, --- киптереп агартты, аннан җәйге кичләрдә иптәшләре белән җыелып тукмадылар. Г.Ибраһимов

2) күч. Нык сугып кыйнау; дөмбәсләү. Берничә көннән соң, ул һич көтмәгәндә, кулында таягы юк чакта тотып алдык та үзен бик әйбәтләп тукмап җибәрдек. В.Нуруллин. Бер авылда аны кендекләр белән тукмап кайтардылар инде. Ф.Яруллин

3) күч. Дошманга көчле һөҗүм ясау, сизелерлек зыян ясау. Безнекеләр Сталинградта немецларны бик каты тукмаганнар, ди. Т.Гыйззәт. Ак финнарны күптән түгел генә тукмадык дип беләбез. А.Тимергалин

Тукмап алу к. тукмаклап алу. Сезнең сүзегезгә ышанып, үземне харап итә яздым бит. Кая әле, булмаса, бер үзегезне тукмап алыйм. Т.Гыйззәт. Торак егетләре, Толикның хәленә кереп, Миләүшә тирәсендә чуалучы берәр курсантны тукмап алырга да каршы түгелләр. А.Хәсәнов

Тукмап ату к. тукмап ташлау. Менә ул җиңеллек эзли, юк, таба алмый; тагы эчә, ачуы кабара, кемнедер тукмап атасы килә ---. Х.Ширмән. Алар төн уртасында вагоннарыннан чыгып, --- шактый салмыш өч урыс егетен тукмап атканнар. Татарстан яшьләре

Тукмап бетерү Барысын да тукмау; нык тукмау. Кешелекнең иң явыз дошманын – фашизмны – үз өнендә тукмап бетерер өчен ашкынып алга баручы совет сугышчылары арасында Газинурның сугышчан дуслары да бар. Г.Әпсәләмов

Тукмап карау Сынау өчен тукмау. Харис чыннан да еламый иде, шуның өчен аны зуррак малайлар мәктәптә ничә тапкыр тукмап карады: елатырга тырыштылар. З.Мурсиев

Тукмап ташлау Тиз арада, бик нык тукмау. Шуңа күрә дә ул, ачуы килеп, я үзенең яшьтәшләрен тукмап ташлый, я булмаса ат атланып чаба, уктан ата, сөңге чөя иде. Н.Фәттах. Егет үзен тукмап ташларга җыенулары хакында серне чишмәде. Т.Галиуллин

Тукмап тору Гел, еш, даими яки хәзерге вакытта тукмау

Тукмый башлау Тукмарга тотыну. Авылына кайтып керү белән, исәнләшергә дә онытып, адәмнәрне мәйданга җыйды да курай уйнарга кереште. Ләкин, рәхмәт урынына Чәлбәкне эт итеп тукмый башладылар. Р.Батулла. Бер-ике күнегүдән соң туктаучылар да табылды: күн йодрык белән башкаларга кизәнгәндә генә кызык ул, ә үз башыңны тукмый башласалар, бер дә рәхәт түгел икән. К.Кәримов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә