ТУКМАКЛАШУ I ф. 1) урт. юн. к. тукмаклау. Кызлар, киндерегезне тукмаклашырга, кочаклашырга, уйнашырга, җырлашырга --- килеп җитәрбез. К.Тинчурин

2) күч. Йодрык белән кыйнашу, сугышу. Әмма егетләрдән аермалы буларак, кызлар, бар дөньяларын онытып, бер-берләрен аямыйча, ахыры турында кайгыртмыйча тукмаклаша ---. А.Галимов

Тукмаклаша башлау Тукмаклашырга тотыну

Тукмаклашып алу Җиңелчә генә тукмаклашу. Балалар бер читтә нәкъ сабан туендагы кебек йөгерештеләр, көрмәкләштеләр, кычкырыштылар, хәтта бер-икесе тукмаклашып та алды. Ә.Фәйзи

Тукмаклашып китү Кинәт тукмаклаша башлау

Тукмаклашып тору Вакыт-вакыт яки һәрвакыт тукмаклашу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә