ТУКМАКЛА’У ф. 1) Тукмак белән бертуктаусыз сугу, еш-еш бәрү; бәләкләү. Кызлар кызу-кызу киндерләрен агартып бетереп, тукмаклап, сандыкларга җыеп --- куярга ашыгалар. Г.Исхакый. Егетләр кичә үк юып элгән күлмәкләрен тукмакларга, кызыл балчыкка каткан итекләрен юарга, майларга тотындылар. Г.Сабитов 2) күч. Кыйнау; еш-еш сугу. Сине тотып тукмакларга кирәк иде дә, булмый бит менә. А.Тимергалин. Бу тормышта --- үз урынын таба алмаган --- Малик, нишләптер, Маратны күралмый һәм аны җае чыккан саен тукмаклый иде. Д.Гыйсметдин Тукмаклап алу Җиңелчә генә тукмаклау. Я, инде бер матур гына итеп киндер тукмаклап алыгыз. Г.Камал Тукмаклап ату к. тукмаклап ташлау. Әле күптән түгел генә дә бер таксист, кеше утыртып юлга кузгалырга маташучы бер машина хуҗасын үз күз алдымда тукмаклап атты ---. Безнең гәҗит Тукмаклап бетерү Барысын да тукмаклау. Без хәзер камалган ерткычны «тукмаклап бетерү» эшен дәвам иттерәбез. Казан утлары Тукмаклап карау Нинди дә булса нәтиҗәгә ирешү өчен тукмаклау Тукмаклап ташлау Тиз генә, җиңелчә генә тукмаклау; нык тукмаклау. Җиңсә, бу таза ирнең көчсез баланы тукмаклап ташлавын хәтерләтәчәк, чөнки Грузия армиясенең куәтен Россиянеке белән чагыштырырлык та түгел. Ватаным Татарстан. Ә 41 яшьлек ир-атны танышы тукмаклап ташлаган. Яшел Үзән Тукмаклап тору Вакыт-вакыт яки һәрвакыт тукмаклау. Без бит инде аны болай да эшендә түбәнәйттек. Кешене гел тукмаклап торып та булмый. Г.Әпсәләмов. Никадәр генә орышып, тукмаклап торса да, хыял-хисләргә чумган баланы тыя алмый шул инде әбисе: тәмле исләр аңкытып торучы төрле төсле карандашлар ахырына кадәр очланып бетә... К.Җәмит Тукмаклап чыгу Һәрберсен бер-бер артлы тукмаклау Тукмаклый башлау Тукмакларга тотыну. Виктор ташны ачу белән җиргә бәрә дә чүкеч белән тукмаклый башлый. Г.Сабитов. Исерек Миннәхмәт савым сыерлары фермасында сәнәк сабы белән сыртын гадәтенчә тукмаклый башлагач, ярсыган горур Акъял, камыт-ыңгырчак бауларын өзеп, тәртәләрен каерып, качып китте. В.Имамов Тукмаклый тору к. тукмаклый бирү. Әбисе тукмаклый тора, ә ул... очлавын белә. К.Җәмит Тукмаклый төшү Тагы да ныграк тукмаклау |