ТУКМАКЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. тукмаклау (1 мәгъ.). Киндернең тукмакланган өлешен җайга гына аска тартып торучы яшүсмер кызларның берсе әлеге дә баягы Миңниса икән. Г.Бәширов. --- ул арада мунча да өлгерде, мунчага керәсе ирнең, бала-чаганың күлмәк-ыштаннары күптән юылып, сырлы бәләк белән тукмакланган ---. М.Мәһдиев 2) Тукмак формасын хәтерләтү. Тукмакланган борын Тукмаклана бару Акрынлап барысы да тукмаклану Тукмакланып бетү Барысы да тукмаклану, тукмакланган хәлгә килү Тукмакланып тору Тукмак булып күренү |