ТУКМАК и. 1. 1) Бер башы юан, икенче башы тотар өчен җайлап юнылган, нечкәртелгән агач кисәге. Аталары бер каенга тукмакны бәйли дә, тукмак шак-шок сугып тора, үзе кайтып китә. Әкият. Сүснең җепселләре нечкәрсен өчен, килегә салып, саплы тукмаклар белән бик каты төяләр. Х.Камалов

2) диал. Cтена сәгатьләренең чылбырына авырлык өчен асыла торган тимер цилиндр; гер. Тукта, сәгать ник йөрми? Ә-ә, тукмаклары идәнгә терәлгән икән бит. Н.Әхмәдиев

3) диал. Чәкән. Кукуруз тукмагы

4) бор. Терсәктән алып йодрыкка кадәр ара озынлыгындагы үлчәү берәмлеге; терсәк, зираг. Тукмак – терсәктән алып йодрыкка кадәр араның озынлыгын белдер[гән һәм] --- мануфактура, җеп белән сату итүче сәүдәгәрләр тарафыннан күп кулланылган. Совет мәктәбе

5) диал. Ат муенындагы ярага камыт тимәсен өчен, камытка бәйләп куела торган калын киез кисәге

6) күч. гади с. Йодрык; йодрык белән кыйнау. Эшче тукмаклары төшсә, Авыртыр калын җилкә. Г.Камал. Кунак егете исә, караңгыда төрле яктан килеп төшкән тукмакларга җавап бирә алмыйча, ике кулы белән башын тоткан. Ф.Яруллин

7) күч. гади с. Бәла-каза, җәза; кыйналу. Ул вафасыз дөньяда җил-яңгыр тимичә, мәрхәмәтсез урам тормышының камчысын да, тукмакларын да күрмичә --- үскән самими һәм тыйнак малай иде. А.Тимергалин

2. с. мәгъ. диал. Кыска һәм куе. Безнең тукмак яллы туры айгыр бар ич! Тоттым да менеп атландым мин моңа. Н.Исәнбәт

Тукмак борын Зур, җәенке борын. Малайның кысыграк күзе белән тукмак борыны [әтисе] Сабир икәнен әллә каян әйтеп тора. М.Кәримов. Тукмак төшү Берәр нәрсә өчен җәза күрү, авырлык килү. Райкомга каршы сүз әйтеп булмый, тукмакның үз башыңа төшүе бар ---. М.Маликова. Эт оясын кормасаң да, гараж ишеген ясамасаң да башына тукмак төшә. Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә