ТУКЛЫКЛЫЛЫК и. Азыкның, ризыкның туклыклы булу дәрәҗәсе; азык кыйммәте. Сәгать сигездә ашарга китерәләр. Билгеле, аның туклыклылыгы юк. Гомумән, төрмәдә ачлык газабы даими. Г.Әпсәләмов. Силос өчен көнбагыш чәчелә, әмма көнбагышны күрән, үзән үләне белән бергә катнаштырырга кирәк. Шулай итсәң, туклыклылыгы, файдасы бермә-бер арта. Х.Камалов |