ТУКЛЫКЛЫ с. 1) Туйдыра, ачыгуны бетерә һәм көч бирә торган; калорияле (ашамлык, азык тур.). Төче коймак та әле кайнар көенчә, ә ниндидер үлән кушылган чәйнең хуш исе үк туклыклы һәм шифалы иде. А.Тимергалин. Хур кызы көтмичә, булганына шөкер итеп кенә яши белгән иргә назлы хатын, туклыклы аш, туйдырмас хезмәттән кала бәхетле булу өчен тагын ни кирәк соң? В.Имамов

2) биол. Организмны туендыру өчен үзендә кирәкле матдәләр булган. Дөньяда нәрсә булса да булыр – арыш бөртеге кадәр туклыклы бүтән ризык булмас. М.Мәһдиев. Күбесе микробиологиядә микроблар үрчетү өчен туклыклы тирәлек сыйфатында кулланыла торган агар-агар һәм йод табу өчен чимал булып хезмәт итә. Биология

3) Ашамлыкка, азык-төлеккә бай. Берсеннән-берсе матур, ямьле, туклыклы айлар – июль, август, сентябрь. А.Хәсәнов. Илленче еллар. Әйбәт, туклыклы, ипиле тормышка халыкның өмете түгәрәкләнеп килгән чаклар. Н.Кәримова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә