ТУКЛЫК и. 1) Тук I (1, 3, 4 мәгъ.) булу халәте. Егетләрнең күзләрендә --- шул кызыл кирпеч икмәкләрнең шәүләсен күрәсең. Һәркайсының йөзе алдан ук туклык рәхәтен тоеп елмая сыман. Х.Камалов 2) Калориялелек, ашамлыкның туйдыручанлыгы. Алма, диләр, алма ашыйлар, Нидер алма туклыгы? Бәхетлеләр рәхәт яши, Читен бәхет юклыгы. Җыр 3) Азык-төлеккә, хуҗалык кирәк-яракларына байлык, муллык, иркенлек. Туп уйнасаң, туклык булыр, таш уйнасаң, ачлык булыр. Мәкаль. Ничә ел күргән ачлыктан соң бу – беренче туклык бәйрәме. Келәтләрдә – ашлык, өй астында – бәрәңге. М.Мәһдиев |