ТУКЛАНУ I ф. 1) Берәр төрле азык белән ризыклану, ризык кабул итү; ашау. Ашханәдә Гомәр Кырымның Чатыр тау үзәнендәге дала үләннәре белән тукланып иркендә йөрүче бия сөтеннән ачытылган тәмле кымыз эчте. Г.Рәхим. Шулай итеп, аның --- кайда туры килсә, шунда --- тукланып яисә тулай торакта коры-сары белән тамак ялгауларына да чик куелды. Р.Кәрами

2) Нормаль үсеш өчен кирәкле матдәләр алу. Алар тамырларын тирәнгә җибәреп, уңдырышлы туфрактан тукланып, көч алып, гөрләп үскәннәр һәм ныгыганнар. Ә.Хәйруллин. Үсемлек үзенең тамыры, сабагы, яфраклары ярдәмендә туклана. Ботаника

3) күч. Берәр нәрсә белән канәгатьләнү. Мәгърифәкәй, синең төсең сокланырлык. Нинди генә күңелгә дә тукланырлык. Ш.Бабич. Бар йөрәген аңа бирде. Дөньяда аңардан да якын бер зат булмады. Күңеле, вөҗүде шул кыз белән тукланып, канәгатьләнеп торды. Х.Камалов

Туклана башлау Тукланырга тотыну. Маймылда аучылык гадәтләренең барлыкка килүен һәм шул нигездә аның даими рәвештә ит азыклары белән туклана башлавын бары шулай гына аңлатып була. Н.Фәттах. Мин бик ябык идем, ә җиләк-җимешләр белән генә туклана башлагач, өч килога кадәр тазардым да әле. Шәһри Казан

Тукланып алу Тиз-тиз генә туклану. Тукланып алганнан соң, Асылхан иң әүвәл чикләвек куаклыгы төбенә яңгырдан-җилдән саклана торган башлыклы җиңел кожанын җәйде. М.Хәсәнов. Пакетны томшыклары белән тишеп бушаттылар, андагы ризыклар белән тукланып алгач, ояларына менеп утырдылар. Безнең гәҗит

Тукланып карау Туклану нәтиҗәсен сынау. Ә син иписез яшәп, шул театр-концертларың белән генә тукланып кара! Җ.Дәрзаман. Безнең егетләр дә анда кереп, тукланып караганнар: «Сыйфат ягыннан бик нык калыша, ризыклар татар милләтенеке булудан ерак тора», – диләр. Шәһри Казан

Тукланып килү Билгеле бер вакыт дәвамында даими туклану. Шәүкәт командасы моңарчы, дәүләт паёгына күчәргә ашыкмыйча, юлга үзләре алган ризыклар белән тукланып килде. А.Хәсәнов

Тукланып кую Алдан туклану; тиз генә туклану. Безнең Россия халкы --- эш урынында обед оештырылмаган булса, бер-ике йөз грамм колбаса белән кефир яки йогурт белән тукланып куя ---. Татар, уян!

Тукланып тору Әле, хәзерге вакытта туклану; озак вакытлар бертуктаусыз, еш туклану. Татарлар арасында фарсы теленең киң таралуы, әдәбиятыбызның Шәрык классикасы белән дәвамлы тукланып торуы фарсы теленең мәктәп-мәдрәсәләрдә ныклап өйрәнелүе белән дә тәэмин ителгән. Х.Миңнегулов. Ярый әле һәр экипажга --- биш көнлек коры паёк бирелә, бу паёк аэродромга әйләнеп кайтканчы тукланып торырга таман гына булды. Ф.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә