ТУКЛАНДЫРУ ф. 1) Кемгә дә булса азык бирү; ашату, туендыру. Дүртенче кыш инде ул табигать иркендәге хайваннарны ризык белән тукландыра. Н.Гыйматдинова. Ә менә урманнарның халыкка тормыш алып бару өчен булышлыгы тагын да зур. Алардагы байлык халыкны тукландыра, җылыта --- һәм сихәтләндерә дә. Х.Садри 2) а.х. Үсемлекләргә өстәмә ашлама кертү. Уҗым матур буласы, Тик бар тукландырасы. Ә.Юныс. Белгечләр, үсемлекләрне тукландырганда, чәчкечләр ярдәмендә тукландыруны иң әйбәт ысул диләр. Мәдәни җомга 3) Нормаль торышы һәм эшчәнлеге өчен организмны кирәкле матдәләр белән тәэмин итү. Моңарчы яралыны уколлар белән генә тукландырып тотканнар, хәзер әкренләп азык бирә башларга кирәк. Х.Камалов. Майлар чәчне тукландыра, структурасын яхшырта, ялтыратып җибәрә. Шәһри Казан 4) күч. Нәрсәнең дә булса үсешенә җирлек, даими нигез булу. Казанга күчеп киткәнче, --- якташларының күңел энҗеләрен, әхлакый мәгънәләрен күңеленә сеңдерүне дәвам итә. Бу байлык бөтен иҗатын тукландырып, нур бөркеп, эчке ышаныч биреп тора. Т.Галиуллин 5) күч. Берәр ихтыяҗны канәгатьләндерү. Без, алтмышынчы еллар башында шигърияткә килергә омтылган яшьләр, үзебезнең яңалыкка булган комсызлыгыбызны Әнвәр Давыдов әсәрләре белән байтак тукландырдык. Фән һәм тел Тукландыра башлау Тукландырырга тотыну. Кечкенә «төймәчекләр»дә бернинди дә файдалы матдә юк, шуңа күрә табиблар кызны торбачык аша махсус концентратлар белән тукландыра башлаганнар. Шәһри Казан. Бу районнарда күпьеллык үлән чәчелгән кырларны һәм уҗым басуларын тукландыра башладылар. Татарстан яшьләре Тукландыра төшү Тагын да тукландыру Тукландырып бару Берсе артыннан икенчесен тукландыру Тукландырып килү Билгеле бер вакыт дәвамында даими тукландыру. Шушы кырлар ничәмә-ничә гасырлар буе тукландырып килде безнең авылларны, халык үрчеде, мәчетләр, яңа йортлар салды, келәтләр төзелеп торды. М.Миначев Тукландырып кую Алдан тукландыру. Күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны тукландырып та куйганнар. Безнең Чирмешән Тукландырып тору Һәрвакыт, гел тукландыру. «Авыр булса да түзик, бүленгәнне бүре ашар, аерылганны аю ашар», – дип зарлана-зарлана таралышкан кардәшләребез ничәмә-ничә гасыр аю-бүреләрне тукландырып торалар икән, ни хәл итмәк кирәк? А.Гыйләҗев. Бит тиресе чиста һәм нәфис булсын өчен, аны гел тукландырып торырга кирәк. Мәдәни җомга |