ТУКЛАНДЫРГЫЧ и. 1. а.х. Үсемлекләргә кертелә торган өстәмә ашлама. Азотлы ашламалардан аммиак селитрасын һәм аммоний сульфатын туфракны --- тукландыргыч сыйфатында да файдаланалар. X.Байчурова

2. с. мәгъ. к. туклыклы (2 мәгъ.). Кайбер көннәрдә май урынына биткә сөртә торган тукландыргыч крем кулланалар иде. Ватаным Татарстан. Җиләк утыртканда, алар утыртыласы чокырга тукландыргыч катнашма салу да комачауламас. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә