ТУК I с. 1. 1) Туйганчы ашаган; ач булмаган. Үзем аерым йорт салып керә алсам да, элекке фатирымда калдым, чөнки биредә җан тыныч, тамагым тук --- иде. А.Тимергалин. Тук корсакка йокы тәмле була. Р.Габделхакова 2) Туйганчы ашаган кешегә яки хайванга хас. Машиналар килә торды, алардан нәкъ бер буйдагы, бертөслерәк киенгән, сәламәт, тап-таза, тук кыяфәтле ирләр төшә торды. А.Гыйләҗев. Ара-тирә ил башлыкларының тук йөзләрен төшерергә дә туры килә иде. Г.Гыйльманов 3) Тулы, тиешенчә матдәләрне туплаган; өлгереп җиткән, җитлеккән. Тук башаклардан җылы, татлы ис аңкып, күңелне дәртләндерә. М.Маликова. Тук карабодай башакларының үзе төслерәк кызгылт көрән ул. А.Хәсәнов. Игендә тук орлык кына буламы? А.Хәлим. Тук чикләвек 4) Игеннәр уңган, ризык, ашамлык запаслары мул булган (ел, сезон тур.). Тук елларда бу уенга егетләр, хәтта олылар да катнаша иде. М.Галәү. Ә теге елга – игенле-печәнле тук елга килсәк, ул елның да көзе авыр булды. М.Мәһдиев 5) күч. Көр, тулы, таза (кеше тур.). Тук кына, симез генә, түгәрәк кенә полковник безгә күзен акайт[ты]. Г.Тукай. --- аяусыз ярсулык белән өргән тук этләрнең каешыннан тартып, үзара нидер сөйләшә-сөйләшә карап торуы немец солдатларына ләззәт бирә иде, күрәсең. М.Галиев. Тук атларны җилдертеп, авыл арты авылларны үттеләр. И.Хуҗин 6) күч. сөйл. Иркен, таза, бай (тормыш тур.). Барысы аны бай өйгә, тук һәм һәр яктан канәгать семья эченә кабул иттеләр. Ә.Фәйзи. Атасыз-анасыз, йортсыз, назсыз калган, яңарак кына бәхетле, тук, матур киемле, күп уенчыклы тормышта яшәгән балаларның кичә генә әти-әниләре – «зур хуҗалар» – яхшы эштә иде. З.Зәйнуллин 2. и. мәгъ. Туйганчы ашаган кеше. Тук кикерер, ач сикерер. Мәкаль 3. рәв. мәгъ. 1) Туйганчы ашап, ачлык сизмичә. Башка нәрсә чәчергә хәле җитмәгән ярлылар быел үзләренең ун-унбиш таяк тарылары белән дә, һич булмаса, берничә ай тук торуны уйлап, зур дәрт белән --- урырга, чабарга тотындылар. Г.Ибраһимов 2) Иркен, мул тормышта. Тук яшәргә теләгән кеше үз-үзенә генә ышанырга тиеш. М.Галәү 4. хәб. функ. Нинди дә булса бер нәрсәгә мохтаҗ түгел; җитәрлек. Халык фуражка-муражканы кия башламас борын кара акылга тук иде. Ф.Әмирхан. Начальник халкы ач түгел. Утырган саен, авыз тутырып ипи ашый, ит-май ашый. Атлары да тук, балалары да тук. Н.Фәттах ◊ Тук булу 1) Канәгатьләнү, риза булып тынычлану. Юк булганчы, сине күреп калам, Әле синең белән тук булам. Н.Исәнбәт; 2) Күрәсе дә килмәү, күңел кайту. Тук корсак Туклык, байлык; иркен тормыш. Дөньяда икенче бер төркем хыялчылар да бар. Алар – тук корсактан, акыл бушлыгыннан, эшсезлектән, эч пошудан азынып хыялланучылар. Г.Нигъмәти |