ТУЙРА и. 1) Яшь имән. Тау тарлыгы каршындагы буар елан --- таш-тау арасыннан шуышып чыккан да болын уртасындагы яшь туйрага уралган. Н.Фәттах. Анда ялгыз кабер тора, кабер өстенә бер-ике үлән шытып чыккан, аяк очында япь-яшь имән – туйра үсеп утыра. Р.Батулла 2) Агач төбеннән чыккан яшь үренте, бәбәк, яшь ботак. Безнең инешнең төбендә Туйра таллар бар икән. Җыр. Гүя Өязе буйларының меңләгән карт өянкесенең, меңләгән яшь тал туйрасының семәрләнгән көмеше, кыллы кыңгырауларда зеңгелдәп, коелып төште ---. А.Хәлим 3) Куаклык. Иж суын беләсең. --- Бер ягында – туйра, таллыклар, икенче ягында – биек-биек сөзмә таулар. Т.Гыйззәт. Сунарчы туйралар белән капланган сыртка күтәрелде, күтәрелгән саен, агачлар эреләнә барды, эреләнә барды. Ә.Әминев 4) Юкә кайрысы. Туйрасы купкан нәзек-нечкә читән агачлары, читтән караганда, рәт-рәт булып тезелешеп, үләксә кабыргаларын хәтерләтәләр иде. М.Хәсәнов. Минем туган авылым Борбаш урманга бик якын урнашканлыктан, бала чакта табигатьнең бу чиксез мөлкәтен «имеп» яшәдек: халык чабата өчен юкә каезлап, шуның туйрасын ташыды ---. Татарстан яшьләре 5) Агач төбе. Туйра яру |