ТУЙМАС с. 1) Күп ашаучан, ашап-ашап та җитми торган; ачкүз. Нинди туймас каракош ул, нигә көннәр буена шул тирәктә утыра, нигә аны, ниһаять, укчылар укка алмыйлар. М.Хәбибуллин. Мин, үземә карарга тапшырылган каз бәпкәләрен комсыз тилгәннәр һәм туймас тамак каргалар иркенә калдырып, көннәр буе машиналар янында чуала башладым. Ф.Яруллин 2) Комсыз, барына канәгатьләнми торган. Хак: карышкан саен Наилә Сабитка ныграк ошады, туймас каны котырды, нәфесе, җиде башлы дию булып, аның назлы тәнен теләде. А.Гыйләҗев. Әнә хатын-кыз затыннан булган башка җан ияләре бер дә туймас нәфесле түгел югыйсә... Ф.Баттал |