ТУЙЛЫК с. 1. Туйга дип билгеләнгән, туйга җитәрлек. Туйлык сума ясар өчен, ике ел буена ике сменада эшләдем. К.Тинчурин. Хәмдия түти, --- мәрхүм ире матур өметләр баглап салган болындай йортын мунчадай өйгә алыштырып, сыерын кәҗәгә әйләндереп, туйлык акча хәстәрләде. Ф.Баттал 2. и. мәгъ. Туй өчен билгеләнгән акча, мал. Аерым хуҗалыклардан акмаса да тамып тора бит сиңа. Шулай акрын-акрын тама торгач, туйлык та булып куя ул. Мин үзем шулай өйләнгән кеше. К.Нәҗми. Юк шул, чибәркәем, туйлык җыеп булмый, пенсия акчасы бетеп бара. Ф.Дәүләтбаев |