ТУЙЛА’У ф. Туй үткәрү, туй ясау. Туйлап килен төшерү булмаса да, Наҗия артыннан әллә никадәр урын-җир нәрсәсе, өй җиһазы ияреп килде. Ә.Еники. Ә сез менә, туйлап өйләнешмәсәгез дә, инде алтынчы елыгызны әйбәт кенә яшәп ятасыз! В.Нуруллин Туйлап алу Тиз генә, тиз арада туйлау. Тагылый да тагылый сулар, һай, Ермак булып агып калдылар. Баткан җирләреннән чыкты ла ай, Аккошкайлар туйлап алдылар. Җыр Туйлап кую к. туйлап алу. – Я киленнең дә син пешмәгәннән җаны бизәр! – дип, атна ярым үтмәс борын туйлап та куйдылар. Ф.Яхин. Моңа карап кына өйләнмәдем инде, Ходай шулай язган, шалт итеп кенә туйлап куйдык. Татар заманы |