ТУ’Й ИТҮ ф. 1) Туй (1 мәгъ.) үткәрү, туй уздыру. Тугыз суем суеп, тугыз көн туй итеп, баеп, әле дә булса торалар, ди. Әкият. Алар борынгыча яшәгәннәр, борынгыча туй иткәннәр: кәләш үзенең киявен зөфаф кичендә беренче тапкыр күргән. М.Маликова 2) Бәйрәм итү, бәйрәм тантанасы ясау. --- Якты өй эчендә берьюлы меңләгән авызлар чапылдады, итләр чәйнәлде, алтын, көмеш табакларга тиеп, сөякләр, пычаклар, кашыклар шакылдады. Җиңүчеләр туй иттеләр. Н.Фәттах |