ТУЙДЫРУ ф. 1) Тук хәлгә китерү, тук итү, тукландыру. Хәмидә, баласын имезеп туйдыргач, искесен җәйде. М.Гафури. Үз тамагын үзе туйдыра алган кеше аларда өлкәннәрдән санала, ә тамагын туйдыра алмаган кеше исә я бик яшь, я бик карт, я бик тә ялкау була. М.Юныс

2) Ашату, тукландыру; азык, ризык бирү. Лапас буенда үги әнисе тавык-чебеш туйдыра иде. Н.Хәсәнов

3) Берәр ихтыяҗны канәгатьләндерү. Йокыгызны туйдырып, өйдәге эшегезне бетергәннән соң гына, фермага килә идегез ---. Т.Гыйззәт. Озын, яшел вагоннардагы кешеләр төрлесе төрле эштә: кайсы кичке чәйне эчә, кайсы калган йокысын туйдыра ---. А.Алиш

4) Тәэмин итү; табыш чыганагы булып тору. Авыл хуҗалыгын белмәгән башы белән Ихласка нинди провокацион сораулар биреп маташкан бит! Имеш, колхоз-совхозлар үз-үзләрен дә туйдыра алмаганда ни дип аларны асрап ятасыз да нишләп таратмыйсыз? А.Гыйләҗев. Әйдә ярар, секретарьларга гел халкына зарар салып кына утырасы түгел, яхшылык та эшләсеннәр. Халык туйдыра бит аларны, татар җирендә үскән ризык ашыйлар бит алар. М.Мәһдиев

5) күч. Үз тәрбиясендә тоту, асрау. Картайган анасы --- кешеләргә җеп эрли, ямау ямый, кер юа, шулай итеп улын туйдыра икән. А.Алиш. Атны мин сиңа бирәлмим. --- Миңа, карт кешегә, семья туйдырырга кирәк. Ф.Бурнаш

6) күч. Нәрсәнең дә булса еш кулланылып яки берәр эшнең озакка сузылып йөдәтүе, ялыктыруы. Кала шау-шуы бик тиз туйдыра аны. М.Хәсәнов. Кыш буе тук, иркен тормыш, театр, бильярд, рестораннар туйдыра бит. М.Мәһдиев

Туйдыра башлау Туйдырырга тотыну. Ләкин гелән-гелән ак күмәч белән майлы ботка да туйдыра, дигәндәй, тора-бара Николай Максимовичның такылдаулары безне туйдыра башлады. Г.Әпсәләмов. Сүз көрәштерү аны тәмам туйдыра башлады. Х.Камалов

Туйдыра төшү Бераз туйдыру

Туйдырып алу Тиз генә туйдыру. Тамак туйдырып алганнан соң, ике баҗа ишегалдын рәткә салырга кереште. Ф.Яруллин. Тамагын туйдырып алгач, бала йоклап китте. Г.Гыйльманов

Туйдырып бетерү Тәмам туйдыру. Иске ыштан кебек туйдырып бетергән артистларга акча әрәм итәргә башыма тай типмәгән әле. Ф.Яруллин. Бригадирга халык әле теге, әле бу ихтыяҗы белән килә, кайберәүләр, туктаусыз теләнеп, туйдырып бетерә. Ф.Садриев

Туйдырып җибәрү Тиз арада яки кинәттән туйдыру. Гел үзең генә укыту, өйрәтү дә туйдырып җибәрә. М.Мәһдиев. Әтиең чакырганда, мин, артык тиз арада туйдырып җибәрүемнән куркып, үземнең очрашасым килсә дә, юк сәбәпне бар итеп, кайчак баш тарткалый торган идем. К.Тимбикова

Туйдырып карау Туйдырырга тырышу. – Я, я, – дигән Аю, – бүләгеңнең нәрсәгә яраклы икәнен күрсәт. Җанымның да тамагын туйдырып карыйк. Ф.Яруллин. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып, урыс балаларын үз телләренә дә өйрәтеп тамак туйдырып карадым. Н.Сафина

Туйдырып килү Элек-электән, даими туйдыру. --- Энем Мөхәммәтхан, бу көнгә кадәр без сине җәмәгатьләрең белән туйдырып килдек, анысы өчен рәхмәт әйтсәң дә, әйтмәсәң дә – үз эшең. К.Тинчурин. Гомер-гомергә шушы басу туйдырып килде, читләргә ялынмадык. Р.Вәлиев

Туйдырып кую Алдан туйдыру; кинәт туйдыру. Аннары тәрбиячеләр дә анасы килгәнне көтеп тормыйлар, еламасын өчен, сабыйның тамагын туйдырып куялар иде. М.Маликова. Марсельнең кыланчыклыгы кайчакта туйдырып та куя. Р.Миңнуллин

Туйдырып тору Һәрвакыт, гел туйдыру; әле, сөйләү моментында туйдыру. Нинди инсафсыз, унсигез ел бөтен җәмәгатен безнең өстән туйдырып торуы җитмәгән, байның бөтен малын кочакламакчы була! Г.Исхакый. Кара елан --- өч көн буена яшь бөркетләрне шулай туйдырып торган ул. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә