ТУ’ЙГАНЧЫ рәв. 1) Тук булганчы, туеп җиткәнче. Туйганчы ашамасак та, безнең хет, елаганда, баштан сыйпарга әниебез, тыңламаганда каешлап алырга әтиебез бар. Ф.Яруллин 2) Теләгән кадәр, ихтыяҗны канәгатьләндерерлек; җитәрлек, мул итеп. Хәкимҗан --- дәү кулларын шап-шоп бәреп туйганчы кул чапкач, тып-тын утырган Былбылнисасына карады да туктап калды. М.Мәһдиев. Шулай бит ул: әле көннәр күп кебек, очрашырсың да, туйганчы сөйләшерсең дә шикелле, ә карасаң, вакыт үтеп тә киткән, хушлашыр сәгатьләр килеп җиткән. М.Маликова |