ТУЙ и. 1) Өйләнешү уңаеннан оештырылган чакырулы мәҗлес һәм гомумән өйләнешү йоласы. Рәсимә тагын авыр сулады да әйтте: – Ярар инде, биш туй ясап бирдем, тагын төпчек кызыбызга да ясап бирсәм, дөнья түгәрәкләнә, – диде. М.Мәһдиев. Туй мәҗлесенә кияү ягыннан апалары-җизнәләре һәм авылдагы туган-тумачадан тыш, хезмәттәшләре дә килгән иде. Д.Гайнетдинова

2) сөйл. Шул мәҗлестә катнашучылар, туй кунаклары; туйчылар. Бу тавыш ерак һәм әкрен булса да, капка төбендә торучы бер егет яман кычкырып җибәрде: – Туй килә-ә! Әйе, туй килә, туй! Ә.Еники

3) Нинди дә булса шатлыклы, тантаналы вакыйга уңаеннан үткәрелә торган бәйрәм яки мәҗлес. Бәби туенда Миңнулла алты тапкыр үзе башлап җырлады ---. М.Мәһдиев. Җәй көне урманда авыл халкы --- күңелле Сабан туйлары уздыра, печән чаба. Р.Кәрами

4) сөйл. Эт, мәче кебек хайваннарның кушылу өчен бергәләшеп, күпләп йөрүе; өегү. Март башларындамы, апрель ахырындамы, бик буранлы ямьсез бер көндә безнең Курмышта булды ул эт туе. А.Хәсәнов. Сулыш алганда тамак төбе, күкрәгенең өске өлеше, мәче туен хәтерләтеп, төрле тавышлар чыгарып сызгыра. Г.Галиев

5) Җыен, өер, төркем. Төрмә күңелсез, анда тычканнар һәм сәке тулы кандала туе. М.Җәлил. Тирә-якта чикерткә туе. М.Хәсәнов. Бүре туе һәр кич өстәл кора. С.Якупова

Туеңа кадәр төзәлер Берәр җирен бәргән, яралаган кешене юату сүзе. Әхәт, аяк бармагын тотып, еларгамы, еламаскамы дигәндәй тора. [Исхак:] Туеңа кадәр төзәлер, елама. Һ.Такташ. Мин исә аның ярасына әрекмән яфрагы яптым да, зурларча итеп: «Туеңа кадәр төзәлер!» – дидем. Ирек мәйданы. Туйга очу Ана корт, ата корт белән очрашу өчен, умартадан очып чыгу. Туйдан качкан кыз Мөһим мәсьәләне ашыгыч хәл иткәндә, кирәкле кешенең булмавы турында. Озын сүзнең кыскасы, без бүген монда иң элек Сәүбан Бикчәнтәевнең отчётын тыңламакчы идек, ә ул менә, туйдан качкан кыз булып, күренми дә күренми. Ф.Хөсни. Туйдан соң думбра кагу Берәр эш хәл ителгәч, эшләнгәч кенә шул эшне икенче берәү күтәреп чыгу турында. [Сәрвәр] кәгазь-каләм алып җавап язарга утырды. Дөресен әйткәндә, монда инде узган эш икәнлеген ул яхшы белә. --- Димәк, аңарга хат язып маташу туйдан соң думбра кагу гына булып чыгачак. Ф.Хөсни. Туйдан соң (туй узгач) дөмбер (дөмбергә) Мәсьәлә хәл ителгәч, соңарып башланган эшнең файдасы, кирәге булмау турында. Туйдан соң дөмбер, дигәндәй, беткәннән соң уйлавыңда ни файда! К.Тинчурин. Җамали, синең бу чыгышың «туй узгачтан дөмбергә» дигән кебегрәк булды. Тавышка куйганчы сөйләргә иде. Т.Гыйззәт. Туйдан соң (туй узгач) тукмак (тукмакка) к. туйдан соң (туй узгач) дөмбер (дөмбергә). «Башкайларың кая иде синең, ниләр уйладың?» – дип кабатлый-кабатлый әй әрләде Миләүшә, әй әрләде. Тик ни файда, туйдан соң думбра, дигәндәй. А.Әхмәтгалиева. Туй узган к. туй узган, тун тузган (1 мәгъ.). Башлык Иблис: «Юк, хәзер соңдыр, – диде. – Туйлар узган ---»,диде. Ш.Бабич. Туй узган, тун тузган 1) Кирәкле моменты, мизгеле үткән (эш тур.); 2) Картайган яки кеше арасында берәр ягы белән дәрәҗәсе төшкән (кеше тур.). – Әйдәгез инде, безнең туй узган, тун тузган, – диде җеп катып утырган Бәдриҗамал. Н.Кәримова. Туй уйнау Туй үткәрү, туй ясау; туй итү. Бүген кушасың икән, киләсе кич атна көн дөбер-шатыр туй уйныйбыз. Ш.Камал. – Әллә туй уйнарга әзерләнәсеңме, Ихтыяр? – дип кызыксынып сораштылар. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә