ТУЗЫШУ ф. Талашу, ызгышу, даулашу. Берлек итик, Харам безгә борынгыча тузышырга. Г.Камал. Алар күп вакыт шулай тузышалар иде, ә эш барыбер рәтләнми иде. Г.Толымбай Тузыша башлау Тузышырга тотыну Тузыша тору Бертуктаусыз тузышу; билгеле вакыт дәвамында тузышу. Кызышып тузыша торгач, хатын баланы алып кайтып китә. Идел Тузышып алу Аз гына тузышу Тузышып китү Кинәт тузыша башлау |