ТУЗЫНУ ф. 1) Арлы-бирле йөгерешү; ду килү. Чикмән белән капланган берәү йөгереп кереп бии башлый. Биеп йөргән кыз кача. Бүтәннәр тузынмыйлар. М.Фәйзи. Ак айгыры, тыныч кына солы күшисе урынга, ишекле-түрле тузынып йөри иде. Ф.Яхин // Ыгы-зыгы килү, шаулашу. Бүген алар, сабырсызлык белән җыенып, тузынып, ашлар әзерләп, кунаклар көтә иделәр. Ш.Камал

2) Бик нык ярсу (стихия, табигать күренешләре тур.). Җил ачынып, тузынып кар ургыта. Атлар җилгә яннарын куеп тора. Р.Батулла. Яз быел бик йөгәнсезләнеп, дулап, тузынып килде. Т.Галиуллин

3) күч. Бик каты ачулану, дулау, тавыш-гауга чыгару. Тузыныпмы-тузына минем әти-картлач. Н.Фәттах. Шунда да ипләп кенә җайларга-көйләргә тырышып карады мине: – Алай ук тузынма әле, Өлфәт! В.Нуруллин

Тузына башлау Тузынырга тотыну. Мондыйларны күреп, Илсөяр холыксызлана, тузына башлый, ә кайчакта бөтенләй икенче кешегә әверелеп, үзенә ялгыш кына кагылып киткән егетләрне дә ачуланырга тотына иде. Ф.Яруллин. Тагын да үсә-үсә шунысы да беленә: кыз тиктомалдан котырына, тузына башлый. Н.Гыйматдинова

Тузына төшү Тагы да ныграк тузыну

Тузынып алу Аз гына тузыну. Бу көтелмәгән хәбәрдән халык башта айнып киткән кебек булды, һәркем башта өендә, аннан урамга чыгып тузынып алды, дулап маташты. Ф.Бәйрәмова. «Я вам покажу, собачьи дети!» – дип, янә бер тузынып алгач, утраудан чыгу юлына кузгалды. И.Сираҗи

Тузынып йөрү Озак вакыт дәвамында тузыну. Ә теге алда сөйләгән вакыйга апамның, әни фамилиясенә күчәм, дип тузынып йөрүе белән тәмамланды. Э.Шәрифуллина

Тузынып китү Кинәт тузына башлау. Ул кемнең кем булуына, кайда нишләвенә карап тормый, юкка гына ачуы чыга да тузынып китә, аты-юлы белән акыра башлый. Х.Камалов. «Без дә үз кеше!» – дип тузынып китте хан. М.Әмирханов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә